Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтнең төрле урыннарына наркотик матдәләр яшергән 21 яшьлек егет хөкем ителде

Әлмәт шәһәре прокуратурасы законсыз рәвештә наркотиклар саткан ир-атка карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 21 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул зур күләмдә наркотик чараларны законсыз сатуга омтылуда гаепле дип табылды.


Суд хөкем ителүченең узган елның май-август айларында Әлмәт районының төрле урыннарында урнашкан яшерен җирләрдә марихуана һәм мефедрон кебек наркотиклар урнаштыруын ачыклаган.


Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.


Суд аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә җәза үтәргә хөкем итте һәм гаеплегә 16250 сум күләмендә штраф салынды.


Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса