Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче пенсионер ханым мошенникларга 100 000 сум күчергән

Пенсионерга билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра.

Сөйләшкәндә ул хатын-кызга 100 мең сумлык кредит рәсмиләштерелүен хәбәр иткән һәм аны якын арада урларга мөмкиннәр икәнен дә әйткән. Гариза бирүче кредитка бернинди гариза бирмәсә дә, мошенник аны банкка барырга күндергән.


Анда пенсионер ханым 100 мең сумлык кредит рәсмиләштергән, аннан шул акчаларны билгесез абонент номерларына күчергән. Шуннан соң мошенниклар хатын-кызны тагын ике кредит картасын рәсмиләштерергә үгетли, тик ул шикләнә һәм банкның кайнар линиясенә шалтырата. Чын хезмәткәрләр белән сөйләшкәннән соң үзенең алданганлыгын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса