Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Кырыгалдар – бер түгел, кырык алдар

Кырыгалдарлар һич кенә дә активлыгын киметми, кешеләрне алдауның яңадан-яңа ысулларын таба тора.

Полиция бүлегенә 1956 елгы әлмәтле мөрәҗәгать итә. Пенсионер интернетта AirLife (ЭйрЛайф) сайтына керә һәм Казан-Симферополь юнәлешендә ике билет броньлый. «Мобиль банк» кушымтасы ярдәмендә күрсәтелгән счетка банк картасыннан 17 мең сумнан артык акча күчерә. Әмма авиабилетлар сатып алуны раслаучы мәгълүмат урынына аның телефонына картасыннан акча алулары турында смс-хәбәрләр килә башлый. Нәтиҗәдә зыян күрүче 47 мең сумнан артык акчасыннан колак кага. Бу уңайдан тикшерү бара.

Бер көнлек сайтлар яки «игезәк» сайтлар булдырып, аферистлар яшәү урыныннан читкә ял итәргә барырга җыенучы кешеләрне төрлечә алдыйлар. Зур суммада акча үзләштергәннән соң алар юкка чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса