Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Узган көннәрдә мошенниклар өч әлмәтледән 50 мең сумга якын акча урлаган

42 яшьлек ир бушлай игъланнар сайтында автокресло сатканда 2600 сумнан колак каккан.

Шәһәрдә яшәүче 46 яшьлек ир аферистларга игъланнар сайтында Минск трактор заводы тракторын сатып алам дип, мошенникларга 30 мең сум акча түләгән, ә 41 яшьлек хатын-кыз социаль челтәрләр аша кием сатып алган вакытта алданып, мошенникларга 14 200 сум акча күчергән.


Алданучылар һәрвакыт бушлай игъланнар сайтында игъланнар калдыра. Аннан ситуацияне үз кулларына мошенниклар ала һәм үз эшләрен бик оста башкара. Алар ашыгалар, булмаган товарның фотоларын җибәрәләр, тыелган сылтамалар буенча күчәргә ышандыралар һәм карта номерларына хәтле сорап алалар. Мондый хәлләр гел югалган акча һәм начар кәеф белән тәмамлана.


Зыян күрүчеләр җинаятьчеләр кулланыла торган ысулларны белә, тик барыбер алданалар.


Караклыкның барлык фактлары буенча полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары үткәрәләр. Полиция уяу булырга һәм шикле тәкъдимнәрне кабул итмәскә кирәклеген искә төшерә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса