Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Мошенниклар Әлмәттә яшәүче бер гаиләдән 700 мең сум акча урлаган

Ханым алар белән берничә көн дәвамында аралаша.

Мошенниклар әлмәтлеләрдән 700 мең сумнан артык акча урлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Әлмәт районында яшәүче 59 яшьлек ханымга билгесез зат шалтыраткан. Ул үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип атаган. Ул ханымга аның счетларына мошенниклар һөҗүм итүе турында хәбәр итә һәм аны сакларга тәкъдим итә.
Шуннан соң шалтыратучы ханым җитәкчелегендә акчаларны счеттан социаль картага күчерә һәм аны блокировкалый.

Икенче көнне аңа янә банкның үзен Александр дип таныштырган ялган хезмәткәре шалтырата һәм мошенниклар аның счетын ачарга омтыла, дип хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә шалтыратучы акчаны үзенең счетына күчерергә тәкъдим итә.

Хатын Александрга ышана һәм ире белән банкка бара, анда алар бөтен акчаларын алып, терминал аша акчаларны җинаятьченең карта номерына күчерә.

Аннары зыян күрүчегә, янәсе, полиция хезмәткәре шалтырата, ул тиздән ир белән хатынга участковый килер һәм аларны җинаять эше материаллары белән таныштырыр, дип аңлата. Бер көннән соң ул янә хатын-кыз белән элемтәгә кереп, мошенниклар ачкан счетны ябу өчен кредит рәсмиләштерергә кирәклеген әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса