Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз соңгы акчаларын мошенникларга биргән

Әлмәттә яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз мошенникларга үз куллары белән 100 мең сум акча күчергән. Бу аның банк картасында сакланган соңгы акчалары булган.

Билгесез зат аңа төнлә шалтыратып, улы юл – транспорт һәлакәтенә эләгүен һәм кеше бәрдерүен хәбәр итә. Ул 400 000 сумга автомобильне тәртипкә китерергә һәм җәяүлене йөрәк өянәгеннән үлде дип  күрсәтергә вәгъдә иткән. Билгесез кеше үтенече буенча пенсионер аңа үзенең абонент номерын әйткән. Шуннан соң зыян күрүчегә ниндидер Сергей шалтыратып, тиешле сумманы күчерүне таләп иткән. Төнлә куркып калган хатын банкоматка китә, акчаларны кулына ала һәм 89223601397 абонент номерына түләү терминалы аша 100 мең сум акча күчерә. Акча керүе турында хәбәр итеп, Сергей тагын 300 мең сум сораган. Шул ук вакытта барлык сөйләшүләр дә махсус хезмәтләр тарафыннан тыңлана дип пенсионер ханымга беркемгә дә шалтыратмаска кушкан. Ханым өенә кайтып, кемнән кирәкле сумманы алырга дип баш вата. Дусларының һәм туганнарының финанс хәлен анализлап, ханым ике туганына шалтыратырга уйлаган, тик иң элек Сергейдан рөхсәт сорарга булган. Сергей шалтыратуларга җавап бирми. Шуннан соң хатын түзми һәм улына шалтырата, ә аның улы башка шәһәрдә үз өендә йоклап яткан була. Шул чакта гына ханым аны алдауларын аңлый һәм полициянең кизү бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү үткәрелә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы чираттагы тапкыр гражданнарга, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә уяу булырга һәм мондый шалтыратуларга ышанмаска мөрәҗәгать итә. Әгәр туганнарыгыз яки танышларыгыз телефон аша акчалата ярдәм сорасалар, мондый үтенеч белән СМС-хәбәрләр җибәрсә, һичшиксез, аларның үзегез белгән телефоннарына шалтыратыгыз. Шулай ук акчаны очраклы курьерларга да тапшырмагыз!

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса