Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт полицейскийлары интернет-мошенникны тоткарлаган

Оперативниклар әлеге хатын-кызны Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә тоткарлый.

Тикшерү барышында 23 яшьлек ханымның акча эшләү идеясе агымдагы елның апрелендә туганлыгы ачыклана. Ул “Светлана Бобы” нигы астында социаль челтәрләрнең берсендә теркәлгән һәм ябыгу өчен биологик актив өстәмәләр сату турында белдерү урнаштырган.


Берничә көннән соң Әлмәттән сатып алучы да табыла. Язышу вакытында ялган “сатучы” 56 яшьлек ханымга нибары 6 мең сумга 10 кап ябыгу чарасы сатып алырга тәкъдим итә. Әмма аның өчен сатып алучыга бөтен сумманы шунда ук сатучыга күчерергә кирәк була. Әлмәтле отышлы тәкъдимнән файдаланып, кирәкле сумманы сатучының банк картасына күчерә. Акча алганнан соң, җинаятьче зыян күрүчегә посылка җибәрү турында квитанция һәм күзәтү өчен трек кодны соңрак җибәрәчәген әйтеп яза.
Банк картасына акча җибәрелгән кеше шалтыратуларга җавап бирми башлый, ә аннары бөтенләй дә кара исемлеккә кертә. Өметен өзгән зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә.


Ялган “сатучы”ны Чиләбе өлкәсендә тоткарлыйлар. Тентү вакытында аннан кесә телефоны һәм банк картасы алынган. Аңа карата шәһәрдән чыгып китмәү рәвешендә кисәтү чарасы сайланган һәм җинаять эше кузгатылган.


Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча тикшерү бүлеге хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса