Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Трактор аласы урынга 135 мең сум акчасыннан колак каккан

Әлмәттә яшәүче 42 яшьлек ир-ат интернетта трактор сату турында белдерү күреп ала һәм сатучы белән элемтәгә кереп, тракторны инде алырга теләүчеләр барлыгын белә.

Җинаятьче Иҗауга барып тракторны алып китү өчен әлмәтлегә  125 мең сум күләмендәге акчаны  алдан түләп куярга тәкъдим итә. Сүзгә ышанып, әлмәтле тиешле сумманы күрсәтелгән банкның хисабына күчерә. Соңрак сатучы түләү суммасын арттырып, тагын 10 меңне күчерүләрен сорый.

Шуннан соң әлмәтле Удмуртиягә килә, тик «сатучы»ның телефоны сүндерелгән була.  Зыян күрүче  полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак: УПРАВЛЕНИЕ МВД РОССИИ ПО Г. ИЖЕВСКУ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса