Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт блокпостында наркотиклы ир-ат тоткарланган

Аның сүзләренчә, ул аны үзе өчен алган булган. Полиция хезмәркәрләре ир-атны шәһәр читендәге контроль пунктта тикшерү барышында тоткарлый. Ул шәһәрдән чыгып китмәкче булган. Руль артында наркотик куллану билгеләре күзәтелгән 41 яшьлек Нурлат кешесе була.

Хокук сакчылары иргә медицина тикшерүе узарга тәкъдим иткән. Шәхси тикшерү барышында ир-атның чалбар кесәсендә ак кристалл матдәле полиэтилен пакет табып алынган. Экспертлар бәяләмәсе буенча ул наркотик матдә булып чыга. Ир акча күчергәннән соң, интернет челтәрендә язышу юлы белән яшерен урыннан наркотик алуын таныган. 

Ир-атка карата   полиция хезмәткәрләре   «Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» маддәсе буенча административ беркетмә төзегән һәм административ материал судка тапшырылган. Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. 

Җинаять эше кысаларында шикләнелүчегә карата читкә чыгып китмәү турында кисәтү чарасы сайланган.
Хәзерге вакытта  җинаятьнең барлык нечкәлекләре, шулай ук наркотиклар сатуга катнашы булган затларны билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса