Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә берәү социаль челтәрләр аша халыкны протест акцияләренә өндәргә булган

Социаль челтәрләрне мониторинглау барышында шәһәрнең популяр яңалыклар аккаунтының берсендә Әлмәт районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре бер комментарийга тап була.

Анда халыкны үзизоляция режимына каршы протест белән шәһәр урамнарына чыгарга өндиләр.

Тикшерү барышында комментарий хуҗасының 1976 елгы ир-ат булуы ачыклана. Ул алдан уйлап тапкан исем астында социаль челтәрләрнең берсендә теркәлеп, үз фатирында спиртлы эчемлекләр куллана һәм шәһәрнең төрле социаль төркемнәрендәге мәгълүматны өйрәнә башлый. 

Интернеттагы төркемдә ир полиция  хезмәткәрләренең, үз-үзеңне изоляцияләү режимын тәэмин итү өчен машиналарны туктатып, тиешле пропускларның булуын тикшерүләре турында укыгач, «10-20 шәр машинага берләшеп барырга һәм  постларны чикләргә» дигән өндәүче комментарий яза.

Ир-ат сүзләренә караганда, шуннан соң аның язмасына төркемнең башка катнашучылары да  җавап бирә башлаган. Интернеттан файдаланучылар аңа комментарийның максатка ярашсыз булуы турында кисәтү  ясаган һәм ир-атка мондый сүзләр өчен җинаять җаваплылыгы каралуы турында кисәткәннәр. Тик ир-ат комментарийны бетермәгән һәм йокларга яткан. Икенче көнне иртән үз гамәле турында кабат уйлап караганнан соң, комментарийны бетерергә булган.

Хәзерге вакытта ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 212 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала. 
Якын арада тикшерүчеләр шикләнелүчегә карата чик кую чаралары сайлау мәсьәләсен хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса