Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә үзизоляция чорында эшләгән чәчәкләр салоны ачыкланган

20 апрель көнне полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшчәнлеген дәвам иткән Ленин урамындагы чәчәкләр салонын ачыклый.

Тикшерү вакытында салон һәркем өчен ачык булган. Сатучы - консультант үз эш урынында була. 31 яшьлек салон хуҗасы эшчәнлекне тыю турындагы белгән, ләкин аны читләтеп узар дип ышанган.

Полиция хезмәткәрләре  аны закон нигезендә җаваплылыкка тарту буенча   материаллар әзерли, беркетмә төзелә.

22 апрель көнне Әлмәт шәһәр суды карары белән эшмәкәр РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табыла һәм 30000 сум күләмендә штрафка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса