Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче акчаны сакларга омтылып, 1 006 200 сум югалткан

8 июльдә шәһәрнең 52 яшьлек кешесенә, янәсе, банк хезмәткәреннән шалтырату килгән.

Шалтыратучы үзен Ольга Юрьевна дип таныштырды. Ул хатын ир-атның кертеменнән банкның намуссыз хезмәткәре акчаларны башка клиентка күчерергә ниятләвен хәбәр иткән. Шалтыратучы күрсәтмәсе буенча, ир мобиль кушымта урнаштырган һәм шалтыратучы әйткән счетка 982 201 сум күчерә башлагач, кушымта блокланган. Ольга Юрьевна моны мошенниклар эше белән аңлатты. Шуннан соң ир банкка бара һәм акчасына заказ бирә. Бу вакыт эчендә шалтыратучы элемтәгә кереп, аңа бу хакта кемгәдер хәбәр итүне тыйган.

Икенче көнне ир-ат счетта булган бөтен сумманы ала һәм төрле абонент номерларына 1 006 200 сум күчерә. Шуннан соң шалтыраткан хатын-кыз бер сәгатьтән кушымта эш реңимына кайтачак һәм акча урында булачак, дип сөйләшүне туктатты. Берничә минуттан соң зыян күрүченең телефонына банктан аның кертеме тулы күләмдә ябылуы турында хәбәр килде. Бу хәбәрне күреп, ир банкның кайнар линиясенә шалтырата. Банк хезмәткәре кушымтаны ачарга ярдәм итте һәм кертемнең, чыннан да, ябылган булуын, ә банк картасында акча юклыгын хәбәр итте. Шуннан соң ир полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса