Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанга COVID-19га каршы препаратның беренче партиясе кайтты

Татарстан Республикасына COVID-19га каршы препаратның беренче партиясе кайтартылды. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Авифавир» Россия препаратын Татарстанга беренче тапкыр кичә китергәннәр.

Ул Россиядә 29 майда гына теркәлгән. Әлеге препарат Россия Туры инвестицияләр фонды һәм «Химрар» компаниясенең уртак эшләнмәсе булып тора. Аны коронавируска каршы дару буларак тәкъдим иткәннәр.Бүген ул Яр Чаллы шәһәренә, Казан клиникаларына җибәреләчәк.

«Препаратны коронавирус инфекциясенең урта һәм авыр формаларын дәвалаганда кулланалар», - дигән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Иң элек алар Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Екатеринбург хастаханәләре һәм фармацевтика оешмаларына җибәрелә.

«Россиядә "Авиафавир"га ихтыяҗ зур булуын күрәбез, аны илнең барлык төбәкләренә дә диярлек җибәрү турында сөйләшүләр алып барыла», - дип сөйләгән Россия Туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев.

Препаратны ил халкына мәҗбүри медицина иминиятләштерү программасы буенча бушлай алырга мөмкин булачак.

Фото:Гузель Хусаинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса