Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы ачыкланды

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 62 очрагы ачыкланган. Шулардан 12 кеше госпитализацияләнгән һәм 50 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр 1 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 10 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 26 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 14 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 10 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 1 очрак теркәлгән.

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 28 очрак, Чаллыда 10 очрак, Тукай районында 4 очрак, Биектауда 3 очрак, Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Камада 2 шәр очрак, Әлмәт, Апас, Алабуга, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән.
 

Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 1959 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 52.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса