Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Вирусолог: Covid-19 мең тапкыр вакцинадан куркынычрак

Вакцинация коронавирус белән авырып терелгәннәргә дә файдага булачак, дип билгеләп үтте Альберт Ризванов.

Коронавирус инфекциясенең рисклары вакцинадан соң килеп чыгарга мөмкин күренешләрдән куркынычы югарырак. Шуңа күрә вакцинация-бүгенге көндә пандемиядән бердәнбер реаль чыгу юлы. Андрей Кузьминга биргән интервьюсында вирусолог һәм биология фәннәре докторы Альберт Ризванов шундый фикер белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, гадәти шартларда яңа вакцинаны тулысынча тестлау өчен еллар узарга тиеш. Әмма хәзерге вәзгыятьтә булган барлык хәвеф-хәтәрләрне дә исәптә тотарга кирәк.

«Бу очракта, еллар буе көтсәк - күп кенә кешеләрнең гомере өзелергә мөмкин. Шуңа күрә бөтен дөньяда вакциналарны тизләтелгән теркәү бара. Һәм беренче чиратта, аны организмга керткәннән соң ук кискен реакцияләр булмауны карыйлар», — дип аңлатты галим.

Аның сүзләренә караганда, вакцинациядән соң беренче 2-3 ай эчендә җитди эффектлар булмаса, киләчәктә аларның үсеше мөмкинлеге бик түбән дәрәҗәдә.

"Теләсә кайсы очракта, коронавирус йоктыру һәм үлү мөмкинлеге вакцинага бәйле хәвеф-хәтәрләрдән мең тапкыр җитдирәк», - дип ассызыклады вирусолог.

Ул вакцинация сәламәт халык өчен генә түгел, ә авыру кичергән кешеләр өчен дә файдалы булачак, дип өстәде.

"Вакцинация  гамәлдәге иммунитетны көчәйтү өчен яхшы юл. Шуңа күрә хәтта чирләп терелүчеләргә дә ул файдага гына булачак", - дип йомгаклады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса