Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

30 сентябрьгә COVID-19дан 76 үлем очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы теркәлгән.

1948 елда туган хатын-кыз ике яклы полисегментар пневмония белән Яшел Үзән хастаханәсенә китерелә. Җитди хроник авырулар бар. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

1946 елда туган Саба районында яшәүче бер ханым Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Сәламәтлеге хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.  Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса