Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

ТР Президенты: "Коронавируслы пациентлар белән эшләүче табибларга акча вакытында бүленергә тиеш"

Коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләгән табибларга акча үз вакытында бүленергә тиеш

«Табибларга өстәмә акча түләү буенча үз вакытында һәм төгәл эшләргә кирәк. Без моны игътибар белән күзәтәбез. Әйе, аңлатуы кыен булган моментлар да бар. Кемгәдер өстәмә акча – тиеш, кемгәдер – юк. Әмма моның өчен без бар. РФ Хөкүмәтенә, федераль министрларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, санитар автомобильләр буенча чикләүләрнең була алмавын аңлату мөһим. Коронавирус инфекциясе йоктырган кеше һәр «ашыгыч ярдәм» машинасында булырга мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов.

РФ Президенты Владимир Путин элегрәк искәрткәнчә, Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар дәвалана торган клиникаларда табибларга өстәмә акча түләү өчен РФ төбәкләренә 10 миллиард сум бүленәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса