Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә

Чикләүләрне бетерүнең беренче этабына Татарстан 1 июньдә күчте.

Татарстан Республикасы Сovid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерүнең икенче этабына чыга. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Без кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчү буенча килештек", — дип билгеләп үтте спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, хәзер Министрлар Кабинеты тарафыннан чикләүләрне өлешчә юк итү мәсьәләләре карала. Аның сүзләренә караганда, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшчәнлеге яңартылачак, аерым керү урыны булган 800 кв.метрдан ким булган сәүдә объектларының эшен яңарту мәсьәләсе тикшерелә.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары хәзер боларны гамәлгә кертү өчен ТР Министрлар Кабинеты карарын көтүен билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса