Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан алып, республикада 147 кеше ковидтан үлгән.
Узган тәүлекләрдә Татарстанда коронавирустан өч кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә.
1946, 1949 һәм 1969 елда туган хатын-кызлар ковид корбаны булган. 5 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан 147 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа