Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда 3 меңгә якын кеше коронавируска иммунитетка тикшерү узачак

26 июньнән Татарстанда яшәүчеләр коронавируска каршы иммунитетка тест ясый башлаячак.

Тикшеренү 2870 кеше узар дип планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Татарстан яңа коронавирус инфекциясенә халыкның популяцион иммунитетына тикшеренү үткәрү турында карар кабул ителгән 22 пилот регионның берсе булды. Любовь Авдонина сүзләренә караганда, бу тикшеренүләр республика өчен бик мөһим.» Без Татарстан территориясендә эпидемия процессының үзенчәлекләрен өйрәнеп, фаразлар ясый алабыз", – диде Л.Авдонина.

Республикада зур әзерлек эше башкарылды, иммуноглобулин G классына тест өчен кешеләр сайланган. Тестлаштырылучылар барлык 7 яшь төркеменнән: 1 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 – 29 яшь, 30 – 39 яшь, 40 – 49 яшь, 50 – 59 яшь, 60 – 69 яшь, 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк. Һәр төркемдә 410га якын кеше булачак. Тестлаштырылучыларны сайлап алу теге яки бу муниципаль берәмлекнең халык саны нигезендә башкарыла. "Татарстан өчен тестлана торган 2,8 мең кеше - аз сан» әмма бу тестның беренче этабы гына", - диде Л.Авдонина.

Спикер, элегрәк коронавирус белән авыруларына карамастан, тестларны сәламәт кешеләр тапшырачак, дип ассызыклады. Искәрмәне COVID-19 диагнозы белән дәвалануда торган затлар гына тәшкил итә. һәм бер коллективтагы кешеләр. «Һәр медицина оешмасында кешеләр реестры бар, һәм компьютер очраклы рәвештә тестлаштырылучыларны сайлап алачак. Бу кешене тест тапшыру өчен чакырачаклар, шуңа күрә, медицина учреждениесеннән шалтырату килгән очракта, аңа җавап бирүләрен үтенәбез", - диде А.Авдонина.

Антитәнчекләргә тикшеренүләр 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәләр 1 августка кадәр билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 40 яңа очрагы расланган. 10 кеше хастаханәгә салынган, 30 кеше өйдә дәвалана – аларда авыру симптомсыз яки җиңел формада уза. Барлык авыручылар да инфекцияле кешеләр белән элемтәгә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса