Татарстанда ундүртенче кеше коронавирустан вафат булды
20 июньдә Түбән Камада яшәүче 1940 елда туган хатын-кыз вафат булды.
12 июньдә ул COVID-19 вирусы белән чакырылган ике яклы полисигментар пневмония белән Түбән Кама РҮХ җирлегендә госпитальгә озатыла.
Бу хакта Татарстан Республикасында COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итте. Вирус идентификацияләнгән. Шуңа бәйле хатын-кызда башка авырулар да табылган – шикәр диабеты, бөер эшчәнлегенең җитлекле булмавы һәм хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары бар. Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа