Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстандагы балалар бакчаларында Covid-19 очраклары күзәтелмәгән

Балалар бакчаларындагы яңа коронавирустан саклану уңышын мәктәпләрдә кабатларга планлаштыралар.

Татарстанда балалар бакчаларында яңа коронавирус инфекциясенең бер генә очрагы да теркәлмәгән. Бу хакта туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

«Без мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Роспотребнадзор хезмәттәшләре белән бергә бу проблеманы уңышлы уздык, һәм бер генә балалар бакчасында да коронавирус йогышы юк иде. Шуңа күрә без шул ук методика белән 1-нче сентябрьдә эшләячәкбез", - дип билгеләп үтте министр.


Садыйков искәртеп узганча, федераль дәрәҗәдә 1 сентябрьдә көндезге форматта, әмма кайбер чикләүләр белән укый башларга дигән карар кабул ителгән. Министр турыдан-туры эфирда дулкынланган ата-аналарны тынычландырды һәм балаларның эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык чаралар күреләчәк, дип ышандырды.

Элегрәк «Татар-информ» МА мәктәпләрдә, лицей һәм гимназияләрдә нинди чикләүләр һәм яңа кагыйдәләр булачагы турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса