Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә азык-төлек җыелмалары тапшырылды

Бөтенроссия "Табибларга рәхмәт" акциясенә Әлмәтнең "Бердәм Россия" җирле бүлеге дә кушылды.

Аның волонтерлары партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миңнеханова җитәкчелегендә коронавируслы авырулар белән эшләүче үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә  Россиянең иң эре ваклап сату челтәрләренең берсе тарафыннан тәкъдим ителгән азык-төлек җыелмалары тапшырганнар. 

Бүләкләрне тиешле профилактик чараларын үтәп, медицина учреждениесенең баш табибы Вера Головина кабул итеп алган. Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы барлык медицина хезмәткәрләренә шундый 611 җыелма тапшыру планлаштырыла.

Фото:https://almetyevsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса