Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавируслы унынчы кеше үлгән

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 75 очрагы ачыкланган.

Шулардан 24 кеше госпитализацияләнгән һәм 51 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 3 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 31 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 14 очрак,  60 тан – 70 яшькә кадәр - 16 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр –  7 очрак, 80 яшьтән – 90 яшькә кадәр - 3 очрак теркәлгән.

 

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 24 очрак, Чаллыда 23 теркәлгән. Апаста 6 кеше авырган. Түбән Камада – 7,  Балык бистәсендә – 4, Яшел Үзәндә – 3, Питрәчтә – 2 очрак теркәлгән.
Әлмәт, Әтнә, Биектау, Лаеш, Саба һәм Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән. 


Татарстанда Covid-19  расланган унынчы кеше үлгән. Ул 1963 елгы Казан кешесе булган.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 2621 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса