Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Социаль учреждение хезмәткәрләре өстәмә түләүләр алачак

Бүгенге киңәшмә барышында Владимир Путин социаль учреждение өлкәсе хезмәткәрләренә өстәмә федераль түләүләр билгеләнүе турында әйтте.

"Социаль учреждение өлкәләре хезмәткәрләре өчен өч айга 15 апрельдән 15 июльгә кадәр  өстәмә федераль  түләүләр билгеләү кирәк дип саныйм. Тиешле түләүләрнең узган апрель ае өчен булганы  шулай ук түләнәчәк", - диде ил башлыгы.

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, социаль учреждениеләрдә эшләүче табибларга ике атналык смена өчен түләү суммасы - 40 мең, коронавирус  инфекциясе йоктыручы затларга ярдәм  күрсәткән очракта - 60 мең, социаль һәм педагогогик хезмәткәрләр, урта медицина һәм административ  хезмәткәрләргә - 25 мең , әгәр алар авырулар белән эшли икән - 35 мең, кече хезмәткәрләр өчен - 15- 20 мең, техник хезмәткәрләр өчен 10-15 мең сум  тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса