Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан яңа препаратны хуплады

Җитештерүче мәгълүматларына караганда, дару чарасы 90% очракта нәтиҗәле булган.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дәүләт реестрына Covid-19ны дәвалау өчен яңа препарат "арепливир" кертте. Бу хакта мәгълүмат реестр сайтында урнаштырылган.

"Препаратның сәүдә атамасы-арепливир. Халыкара патентлаштырылмаган яки төркемләүче яки химик атамасы – фавипиравир», – диелә реестрда.

Препарат 2020 елның 23 июнендә теркәлде. Аның сынаулары Россиядә апрель азагыннан бирле алып барылды.

Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итте. «Биохимик» АҖнең («Промомед» компанияләр төркеменә керә) башкаручы директоры Дмитрий Земсков сүзләренә караганда, арепливир коронавирусны дәвалаганда 90% очракта нәтиҗәле булып чыккан.

«Пациентларның 70%ы препаратны кабул итүнең дүртенче көнендә үк организмда коронавирус бөтенләй юкка чыкты диярлек», - дип китерә ТАСС менеджеры сүзләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса