Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Россиядә медицина битлекләре һәм перчаткалар сатып алу өчен махсус түләүләр кертүне тәкъдим иткәннәр

Илкүләм ата-аналар комитетында Россиядә медицина битлекләре һәм перчаткалар сатып алу өчен махсус түләүләр кертүне тәкъдим иткәннәр.

Бу хакта RT га сылтама белән https://www.tatar-inform.ru хәбәр итә.

Ирина Волынец хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать Россия Хөкүмәтенә юнәлтелгән.

Россиянең күп кенә төбәкләрендә битлек режимын бозган өчен штрафлар каралган. Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, барлык гражданнарның да шәхси саклану чаралары алу өчен акчалары юк.

Түләүне көнгә, ким дигәндә, бер битлек исәбеннән чыгып исәпләргә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта төбәктә саклану чараларының уртача бәясе исәпкә алынырга тиеш.

Аерым очракларда түләүләрне шәхси саклану чараларын бушлай бирүгә алыштырырга мөмкин, дип билгеләп үткән Ирина Волынец.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса