Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы ачыкланмаган

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 50 очрагы ачыкланган. Шулардан 19 кеше госпитализацияләнгән һәм 31 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 6 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 17 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 12 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 12 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 3 очрак теркәлгән.

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 23 очрак,Чаллыда 18 очрак, Түбән Камада 3 очрак,  Әгерҗе,Буа, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара  һәм  Минзәлә районнарында берәр очрак теркәлгән.  

1  июньгәТатарстанда 3244 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 2690 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 74.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса