Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавирустан 44 яшьлек татарстанлы үлгән

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 54 очрагы ачыкланган. Шулардан 16 кеше госпитализацияләнгән һәм 38 кеше өйләрендә дәвалана. Бу хакта Татарстанның COVID-19 га каршы штабы хәбәр итә.

Яшь төркемнәре  18 дән - 30 яшькә кадәр - 7 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 18 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 14 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 11 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 4 очрак теркәлгән. 

 Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 19 очрак, Чаллыда 10 очрак, Яшел Үзәндә  4 очрак, Түбән Камада  3 очрак, Әлмәттә һәм Әтнәдә 2 очрак, Актаныш, Әлки,  Югары Ослан, Чүпрәле,  Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Тукай Чирмешзән һәм Ютазыда берәр очрак теркәлгән.
 

Татарстанда CОVID-19дан унберенче үлем очрагы теркәлде.

2 июнь көнне 1976 елгы авыру пневмония белән Әлмәт онкология диспансеры базасындагы вакытлыча госпитальгә урнаштырылган була.
Ул анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәваланган, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Аның урта дәрәҗәдәге шикәр диабеты белән авыруы билгеле.

3 июньдә пациентның йөрәге тибүдән туктый. 

Бу катлаулы клиник очрак булу сәбәпле, мәет материалын тикшереп, озак вакытлы патолого-анатомия экспертизасы үткәрергә кирәк була. Үлем сәбәбе - CОVID-19 коронавирус йогышы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса