Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Чын вакцинамы әллә плацебомы? Дума депутаты Covid-19 йоктырган

Коронавирустан вакцина сынауларында катнашкан Дума депутаты Валерий Гартунг Covid-19 йоктырган.

Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын сынауларда катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Валерий Гартунг Covid-19 белән авырган. Бу хакта ул Facebook социаль челтәрендәге битендә язган.

«Кичә гадәттәгечә пленар утырыш алдыннан миннән коронавируска анализ алдылар. Ә кич шалтыратып нәтиҗәләрнең уңай булуын әйттеләр», — дигән. Һәм «безне капчыкта яшереп булмаганга күрә» авыру турында сөйләргә уйлавын да язган.

Шул ук вакытта парламентарийның чын вакцинамы әллә плацебомы кабул иткәне дә билгеле түгел. Сынауларның өченче этабында катнашучы 40 мең кешенең 10 меңенә плацебо эләккән.

Элегрәк «Спутник V» вакцинасы эшләгән Гамалея исемендәге үзәге җитәкчесе Александр Гинцбург яңа коронавируска каршы антитәнчекләрнең дүрт категория кешедә начар эшләнеп чыгарылуын әйткән иде. Болар стресс халәтендәге кешеләр, өлкән яшьтәгеләр, ялкынсынуга каршы препаратлар кабул итүчеләр һәм эчүчеләр.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса