Татарстанда COVID-19 белән тагын 36 кеше авырган
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 38 очрагы ачыкланган. Шулардан 15 кеше госпитализацияләнгән һәм 21 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 2 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 7 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 9 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 16 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 2 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 19 очрак, Чаллыда 6 очрак, Нурлатта 3 очрак, Яшел Үзәндә 2 очрак, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан,Биектау һәм Чүпрәле, районнарында берәр очрак теркәлгән.
19 июньгә Татарстанда 4114 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 2969 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 62.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа