Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәтле коронавирусны Мәскәүдән ияртеп кайткан

Коронавируска тест расланган пациентның Мәскәүдән кайтканы билгеле булды.

Авыру кайтып берничә көн узганнан соң, аңарда коронавирус билгеләре барлыкка килә башлый.

Роспотребнадзорның территориаль идарәсе начальнигы Ирина Хәйруллина Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән берлектә узган туры эфирда иң элек бөтен көчләрнең чит илләрдән килгән гражданнарны контрольдә тотуга юнәлдерелүе турында сөйләде.

Әмма Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә дә эпидемиологик хәл начар. Коронавируска беренчел анализы расланган пациент та ил башкаласыннан кайткан.

Берничә көннән соң гына аңарда респиратор вирус инфекциясе һәм хроник бронхит авыруының клиник билгеләре барлыкка килә.

Ул медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә һәм хастаханәгә салына. Шунда ук Covid-19га беренчел анализ ясала, ул уңай нәтиҗә күрсәтә.

Берничә көннән соң Новосибирскидагы «Вектор» лабораториясеннән раслау килә.

Хәзер пациент табиблар күзәтүе астында онкология бүлеге базасында урнашкан госпитальдә ята.

Ирина Владимировна аның яшь чикләвен 45-50 дип билгеләде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса