Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт районы авыл җирлекләрендә халыкка хәбәр итү оештырылды

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы Татарстан Республикасының бөтен территориясендә кертелде.

Авыл җирлекләре башлыкларына һәм башкарма комитетларына коронавирус таралуга юл куймау буенча күрелә торган чаралар турында гражданнарга үз вакытында хәбәр итү бурычы йөкләтелде. Әлмәт муниципаль районында моның өчен авыл мәдәният йортлары һәм мәчетләр җәлеп ителгән, манаралардан намазга гына түгел, үз-үзеңне изоляцияләргә дә өндәүләр таратыла. Шулай ук тавыш көчәйткеч җайланмалар махсус машиналарга урнаштырыла. Хәбәр итү даими рәвештә, тәүлегенә берничә тапкыр оештырыла.

Урыннарда башкарма комитет хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозмау буенча авыллар буенча рейдлар оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса