Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы ачыкланмаган

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 53 очрагы ачыкланган. Шулардан 7 кеше госпитализацияләнгән һәм 46 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр - 2 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 8 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 25 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 8 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 7 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 3 очрак теркәлгән.
 

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 21 очрак, Чүпрәледә  10 очрак, Чаллыда 9 очрак, Яшел Үзәндә 4 очрак,  Әтнә, Алабуга һәм Питрәч районнарында 2 шәр очрак, Биектау, Лаеш  һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән.  

2  июньгә Татарстанда 3297 кешегә коронавирус диагнозы куелган.  10 кешенең үлеме теркәлгән.

Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 2814 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 124
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса