Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа ике очрагы ачыкланды

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 90 очрагы ачыкланган. Шулардан 28 кеше госпитализацияләнгән һәм 62 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 2 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 32 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 30 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 18 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 7 очрак, 80 яшьтән – 90 яшькә кадәр - 1 очрак теркәлгән.

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 38 очрак, Чаллыда 10 очрак,  Әтнә, Яшел Үзәндә 6 шар очрак,  Буа, Чүпрәле, Алабугада 3 шәр очрак, Әлмәт, Балтач, Лениногорск, Питрәчтә 3 шәр очрак, Апас, Арча, Биектау, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим, Сарман һәм Теләче районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 1907 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 82.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса