Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Россиядә җитештерелгән COVID-19га каршы вакцина августта әйләнешкә керәчәк

Гамалеи  исемендәге НИЦЭМда Covid-19 профилактикасы өчен препаратны сынауның икенче этабы башланды.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Үзәк директоры Александр Гинцбург препаратны августның башында теркәү өчен бирәчәкләр, дип сөйләде.

«12 августка кадәр Росздравнадзор без эшләгән вакцинаның гражданнар әйләнешенә 12-14 августта, август уртасында керергә мөмкин булган партияләрне тикшерергә тиеш", - дип билгеләп үтте Гинцбург.

Аның сүзләренә караганда, вакцинаны сынауның икенче этабы башланды, тикшеренүләрне июль ахырына — август башына тәмамларга планлаштыралар. Бу этап вакытында ирекле кешеләргә коронавируска озынрак иммунитет формалаштыру өчен (ике ел һәм аннан күбрәк) икенче инъекция кертәчәкләр. Препаратның клиник сынауларының беренче этабының башлангыч нәтиҗәләре ирекле кешеләрдә инфекциягә иммунитет ныгуын күрсәтте.

«Иммунитет формалаша, әмма без ахыргы нәтиҗәләрне берәүгә дә хәбәр итмәдек әле. Без тирәнгәрәк карыйбыз, берничә системалары буенча вирусны нейтральләштерүче антитәнчекләр булуына карыйбыз, - дип сөйләде үзәк директоры. - Өстәвенә, без әле Т-иммунитетны карыйбыз, гомумән, берәү дә карамый торган нәрсә ул».

Элегрәк Сеченовск университетының трансляцион медицина һәм биотехнологияләр институты директоры Вадим Тарасов ВУЗда Covid-19дан вакцина сынавын төгәлләгәннәр инде, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса