Әлмәт госпиталендә коронавирус йоктыручылар саны билгеле
Коронавирус

Әлмәт госпиталендә коронавирус йоктыручылар саны билгеле

Әлмәт госпиталендә стационар дәвалауда 84 кеше исәпләнә: бу хакта кичә туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

Әлеге исәпкә COVID-19 диагнозы расланган кешеләр һәм коронавирус ачыкланмаган, әмма үпкә чире булганнар да керә.
Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра: коронавирус белән хәл контрольдә, әмма зарарлану куркынычы һаман бар.