Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы расланды

Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Вирус идентификацияләнгән.

1949 елда туган Нурлат районында яшәүче бер ир-ат ике яклы пневмония белән үзәк район хастаханәсенә китерелә. Коронавирус йогышы лабораториядә расланган. Хәле авыр булу сәбәпле, пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылды. Уздырыла торган дәвалау уңышсыз булды, 23 июнь көнне үлем теркәлде.

Яр Чаллыда яшәүче бер ир-ат COVID-19 аркасында катлауланган ике яклы полисегмантар пневмониянең авыр дәрәҗәсе белән 5нче Шәһәр хастаханәсе базасында вакытлыча йогышлы госпитальгә китерелә. Хроник авырулар булу сәбәпле, хәле катлауланган, дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәгән. 8 июльдә аның гомере өзелгән.

Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса