Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда COVID-19дан ике үлем очрагы теркәлгән

Һәр очракта үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

1950 елда туган хатын-кыз 5 июльдә авыр хәлдә РКХнең вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә китерелде. Ул ике яклы полисегментар пневмония һәм кайбер хроник авырулар белән  катлаулы CОVID-19 коронавируслы йогышына шикләнеп хастаханәгә салына. Үткәрелә торган терапия фонында 8 июльдә халәтнең кискен начараюы, йөрәк эшчәнлеге тукталды. Реанимация чаралары тулы күләмдә уңышка ирешмәде, үлем очрагы теркәлгән.

1961 елда туган Татарстан Республикасында яшәүче кеше, хастаханәдән тыш ике яклы интерстициаль пневмония һәм яңа коронавирус йогышына шикләнеп, Әлмәт РҮХ базасында провизор госпиталенә китерелә. Шул ук көнне барлык кирәкле тикшеренүләр узганнан соң, вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә салына. 6 июльдә сулыш җитмәү билгеләре арту сәбәпле, ИВЛ аппаратына тоташтырылды. Пациентның хәле прогрессив рәвештә начарланды, полиорган җитмәү артты. 11 июль көнне үлем килеп җитте.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса