Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның ике яңа очрагы ачыкланды

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 49 очрагы ачыкланган. Шулардан 14 кеше госпитализацияләнгән һәм 35 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре 18 яшькә кадәр - 1 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр -6 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 18 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 9 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 12 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 3 очрак теркәлгән.  

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 22 очрак, Чаллыда 14 очрак, Чирмешәндә 3 очрак, Әлмәт, Әтнә һәм  Яшел Үзәндә 2 шәр очрак, Биектау, Алабуга , Түбән Кама һәм Нурлат районнарында берәр очрак теркәлгән.   
 

12 июньгә Татарстанда 3823 кешегә коронавирус диагнозы куелган.   Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 2806 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 21
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса