Әлмәт таңнары

Татарстанда коронавирустан үлүнең 16 нчы очрагы теркәлгән

1957 елда туган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ир-ат 22 июньдә Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы пневмониянең авыр формасы белән хастаханәгә салына. Хроник авырулар һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләренең югары куркынычы булган.

Реклама



Үлем 25 июньдә яңа коронавирус йогышы аркасында үпкә артериясенең тромбоэмболиясе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: