Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Элемтәдә - Башлык

Район башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда көн саен туры эфир уздыруны гадәткә кертте.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять уңаеннан тормыш яңа борылыш алгач, күпләр югалып калды. Бүгенге хәл-торыш ничек? Шәһәрдә һәм районда вирус таралмасын өчен ниләр эшләнә? Шушыларны күзаллап, башлык әлмәтлеләр белән турыдан-туры фикер алыша. Бүген аның Инстаграмына язылучылар саны 17 меңгә якын. Эфирны Әлмәтнең барлык популяр пабликлары да трансляцияли.

Тимур Нагуманов хәл-торышны бәян итүдән тыш, туры эфирга башка службалардан да экспертларны тоташтыра. Шул рәвешле «Сбербанк»ның Татарстандагы бүлекчәсе идарәче урынбасары Антон Каменев ипотека өчен түләүләргә бәйле мәсьәләләрне җентекләп сөйләде. Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 16 нчы районара инспекциясе җитәкчесе Лилия Хәлиуллина салым түләү буенча кичектерүләр, ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова гражданнарга һәм гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында сорауларга җавап бирде. Дистанцион укуларга кагылышлы эфир мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская белән узды. ТР көньяк-көнчыгыш округының коронавирусны профилактикалау һәм дәвалау буенча штабы җитәкчесе Вера Головина аеруча борчыган сорауларны күтәрде, киңәшләрен җиткерде.

Туры эфирлар көн саен уза. Аларның вакыты алдан ук Инстаграмда хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса