Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Covid-19: Татарстанда уникенче үлем очрагы

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирусның яңа 39 очрагы ачыкланган. Шулардан 13 кеше госпитализацияләнгән һәм 26 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр - 1 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 4 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 14 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 9 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 4 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 5 очрак, 80 тән - 90 яшькә кадәр – 2 очрак теркәлгән.  
 

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 31 очрак,  Аксубайда 3 очрак, Чаллыда 2 очрак,  Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Лаеш  районнарында берәр очрак теркәлгән.

17 июньгә Татарстанда 4040  кешегә коронавирус диагнозы куелган.  Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 2874 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 39.

Татарстанда Covid-19 расланган уникенче кеше үлгән. Ул 1941 елгы Казан шәһәре кешесе. Сугыш ветераннары госпитале базасында вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә ул 27 майдан стационар дәвалауда булган. 30 майда аның йөрәге тибүдән туктаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса