Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда чит илләрдән керүнең яңа кагыйдәләре эшли башлады

Россия территориясендә 1 августтан РФ баш санитар табибы карары эшли башлады.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, РФ территориясенә керү өчен, алдан Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 тестын ясарга кирәк булачак.

Хәзер чит илләрдән килгән затлар өчен 14 көнлек карантин бетерелгән. Шулай ук бу даими рейслар белән барачак Россия гражданнарына да, Россия Федерациясенә киләчәк чит ил гражданнарына да кагыла.

Авдонина сүзләренчә, үзгәрешләр чит ил кешеләренә һәм гражданлыгы булмаган затларга кагылмаячак, хезмәт эшчәнлеге максаты белән килүчеләргә изоляция мәҗбүри.

Анкетаның датасы Россиягә очканчы тутырылырга тиеш, әмма рейска теркәлгәннән соң гына. Россия территориясенә килеп җиткәннән соң 3 көн дәвамында Covid-19ка анализ бирергә кирәк булачак. Нәтиҗәне Госуслуги сайтында урнаштырырга кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе тест узмаганнарны күзәтеп, әлеге мәгълүматларны алачак һәм эшкәртәчәк. Хезмәткәрләре чит илгә туристик максатларда яки командировкага китәргә ниятләгән эш бирүчеләргә яңа кагыйдәләр турында сөйләү бурычы йөкләнә. Ә ТРга эш өчен чит ил кешеләре килә икән, башлык яңа шартларның үтәлешен күзәтергә тиеш. ПЦР тесты илгә килгән кеше акчасына үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса