Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавируска бәйле кайбер чикләүләр «йомшарды»

атарстанда Сovid-19 коронавирусына бәйле рәвештә кертелгән кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

Тиешле карарны Татарстан Министрлар Кабинеты урнаштырган.

Бүгеннән башлап дәүләт хакимиятенә һәм җирле үзидарәләргә кайбер чараларны үткәрүгә рөхсәт бирелә. Тик бу, әлбәттә, профилактик чараларны үтәгән очракта гына.
Ләкин әлегә ял итү, күңел ачу, мәдәни, спорт чараларын үткәрү рөхсәт ителми.

Моннан тыш, Татарстанга чит илдән кайтучылар хәзер 14 көн обсерваторда булырга тиеш түгел. Ләкин туристлар һәм алар белән бергә яшәүчеләр ике атна үзизоляциядә булырга тиеш.

22 июньнән дәүләт социаль-тернәкләндерү бүлекләре, инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм социаль хезмәтләр белән тәэмин итүче дәүләтнеке булмаган үзәкләр эшли башлый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса