Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Битлексез сатып алучыларга кибетләргә хезмәт күрсәтмәскә рөхсәт иттеләр

Битлек режимы кертелгән төбәкләрдәге кибетләр шәхси саклану чаралары булмаган сатып алучыларга хезмәт күрсәтмәскә хокуклы

Бу хакта РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтуховка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Ведомство сәүдә челтәрләре вәкилләре белән берлектә кибетләрдә битлек режимын ничек оештырырга кирәклеге турында методик тәкъдимнәр әзерләнгән. Алар төбәкләргә, Роспотребнадзорга, Эчке эшләр министрлыгына һәм Росгвардиягә җибәрелгән.
Тәкъдимнәрдә сатып алучының кибеткә битлексез керергә омтылу яки аны сәүдә залында салу очраклары җентекләп тасвирланган.
“Мондый очракта кибет кулланучыга товарны җибәрмәскә, ягъни аңа кассада хезмәт күрсәтмәскә хокуклы һәм тиеш", - дип аңлаткан Евтухов.


Аның сүзләренә караганда, хезмәткәр битлекне сатып алучыга көч белән кидерә алмый һәм тиеш тә түгел.
"Сатып алучы мондый таләпләрне үтәмәгән очракта, кибет администрациясе, хокук бозучы белән каршылыкка кермичә, хокук бозуга юл куймас өчен Эчке эшләр органнары вәкилләрен чакыртырга хокуклы", - дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса