Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Битлекле тормыш: җаваплылык үзебездә

«Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез», диләр. Ләкин соңгы вакытларда көлү зыян да китерергә мөмкин. Үзеңә дә, башкаларга да. Дөрес, битлек астында елмайсаң була.

Коронавирус дигән афәт тагын башын күтәрде. Статистика белән танышып барган кешеләр чаң сугуның, кабат таләпләр куелуның юкка түгеллеген яхшы аңлый. Әмма әле һаман да арада моны чынбарлык итеп кабул итмәүчеләр, сәяси уенга санаучылар күзәтелә. Әйе, бездә кызык гадәт яши. Үзеңә килеп кагылганчы, бу хакта җиңел уйлыйбыз. Сүз уңаенда хәтергә бер сөйләшү килеп төште.

- Өлкәннәрне яратмыйм мин, - дигән иде 30 яшьлек бер ханым. Гомер уза, аның да яше бара, әти-әнисе дә өлкәнәя, үзе дә күпмедер еллардан соң олылар сафында булыр.

Җиткерергә теләгән фикерем шул – беркайчан да бу минем белән булмас дип әйтергә генә түгел, уйларга да ярамый. Пандемия китергән кайгы күз алдында. Танышлар арасында да корбаннар бар. Авыру нык мәкерле. Бергә укыган төркемдәшем шуның белән шифаханәдә ятып чыкты.

- Көчкә аякка бастым, чак исән калдым, - диде ул.

Икенчесе хәзер чәче коелудан зарлана. Әниемнең икетуган апасы аяксыз калды. Кызы үзенең вируслы икәнен белмичә авылга бәрәңге утыртырга кайткан җиреннән аңа да йоктырып киткән. Моннан берничә ел элек инсульт кичереп, үз аягында йөргән, тормыш көткән апабыз хәзер йөри алмый, башкалар ярдәменә мохтаҗ.

Мисалларны күп китерергә була. Бүген сүзебез авыручылар турында түгел иде, игътибарны саклану чараларына юнәлтәсе, кешеләрне җитдирәк булырга чакырасы килә. Җәмәгать транспортында битлек киюне мәҗбүри итеп куйдылар. Килешәм. Авыр әйбер түгел, сумка-кесәдә йөртүнең, битлек киюнең бер кыенлыгы да юк. Киресенчә, син үзеңне азмы-күпме йогышлы авырулардан сакларга тырышасың. Әйе, битлек турында да төрлечә сөйлиләр, имеш, бернинди файдасы юк, тегеләй-болай... Ә нигә булмасын. Миңа троллейбус белән атнасына дүрт тапкыр оныгым белән сәнгать мәктәбеннән өйләренә кайтырга туры килә. Ерак булса да җәяүләр идек, ләкин мәктәбенә, икенче сменадагы укуына өлгерергә кирәк. Троллейбуста кемнәр генә йөрми. Халык шыплап тулган. Төчкерүчеләр дә, сиңа карап йөткерүчеләр дә, борын мышкылдатучылар да бар. Мин хәзер ике кат битлек киеп йөрим. Сакланганны Ходай саклар, диләр бит. Үзебезне үзебез сакламасак, тагын кем? Троллейбуска кереп, битлек режимын саклау-сакламаучыларны тикшереп йөрүче полицияме?

- Алда полиция хезмәткәрләре тора, битлекләрегезне киегез, тикшерәчәкләр, - дип кисәтә шофер аларны күреп.

Югыйсә һәр тукталыш саен «битлекләрегезне киегез, үзегезне саклагыз», дип әйтеп барсалар да була. Кисәтүне ишетеп, битлексезләр аны тиз генә киеп куя, битлекләре булмаганнар авызларына шарф яисә яулык каплый, свитер муенын күтәрә. Тикшерү бетеп, троллейбус кузгалгач,

көлешә-көлешә тагын салып куялар. Нигә? Безнең сәламәтлек үзебезгә мөһим булырга тиеш түгелме соң? Бәлки синдә яки яныңда басып торган пассажирда коронавирусның яшерен формасы яисә башка йогышлы авырудыр. Үзең турында уйламасаң, башкалар хакында да онытмаска иде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса