Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Бүгенге көнгә Әлмәттә коронавирус белән  авырунуң 28 очрагы теркәлгән

Бу хакта бүген район башлыгы Тимур Нагумановның туры эфиры барышында мәгълүм булды.

"Бүгенге көндә Әлмәт районы буена коронавирус белән авыруның рәсми рәвештә расланган 28 очрагы исәпләнә. Авыруларның 3 се госпитализациядә, 20 кеше өйдә дәвалана һәм 5 кеше рәсми рәвештә савыккан дип санала", - диде Тимур Нагуманов. 
Онкология диспансеры базасында җәелдерелгән госпитальдә бүгенге көндә 15 пациент дәвалана. 

"Соңгы тәүлектә госпитальдән 5 кеше чыгарылган. Аларның өчесе терелгән һәм ике кеше үзәк район хастаханәсенә күчерелгән", - диде район башлыгы.   

Соңгылары буенча  тискәре рәсми анализлар килгән.  Башлангыч чорда билгеләре охшаш булу сәбәпле, аларны госпитальгә урнаштырган булганнар.

Барлыгы 249 кешегә карантинда булу турындагы күрсәтмә бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса