Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда COVID-19ның яңа 63 очрагы ачыкланды

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 63 очрагы ачыкланган. Шулардан 18 кеше госпитализацияләнгән һәм 45 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр 3 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 12 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 15 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 13 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 12 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 8 очрак теркәлгән.

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 26 очрак, Чаллыда 18 очрак, Чүпрәле районында 7 очрак, Буа районында 3 очрак, Әтнә һәм Балтач районнарында  2 шәр очрак, Аксубай,  Алабуга, Түбән Кама һәм Балык бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән.  

Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 2092 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 133.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса