Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда дистанцион укуларны башларга җыеналар

Республикада балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшен дәвам итәчәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов укучыларның ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, дистанцион формадагы укуларны яңарту турында сөйләде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 6 апрельдән республиканың 1402 мәктәбендә, югары уку йортларында, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дистанцион режимда укуларның яңадан башлануын билгеләп үтте.

"Барлык сыйныфлар да, 1 нчедән 11 нчегә кадәр дистанцион режимда, дәресләрнең расланган расписаниесе нигезендә, уку планнарына туры китереп, программа үтәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалардан файдаланачак", - диде ул.

Рәфис Борһанов шулай ук Татарстанда элеккегечә үк эшкә чыгарга тиешле ата-аналарны исәпкә алып, балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләячәк, дип ышандырды. 

"Бу көннәрдә алгы сафтагы халык категориясе шәһәрләрнең, тулаем республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итә, аларга борчылырга сәбәп юк. Балалары дежур төркемнәргә кабул ителәчәк", - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса